2020 елның 2 ноябреннән Татарстан Республикасында торакка куркынычсызлык айлыгы башланды. Әлеге профилактик акция торакларда янгыннарны һәм аларда кешеләрнең үлүен кисәтүгә, шулай ук халыкның көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән.
Бүген бу акция кысаларында федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе вәкиле белән берлектә торак йортлар буенча профилактик рейд үткәрделәр. Рейд барышында халыкның социаль якланмаган катламнары өчен Президент программасы кысаларында Әлмәт торак массивының бер йортында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.
Янгыннарны кисәтү һәм тискәре нәтиҗәләрне киметү максатыннан ГТХМ күзәтү эшчәнлеге инспекторлары йортның өлкән хуҗабикәсе белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча кыйммәтле киңәшләр бирделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тараттылар.