Автоном янгын хәбәрчеләре ярдәмендә күршеләр янган фатирдан 75 яшьлек ир-атны коткардылар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

14 ноябрь кичендә Азнакай шәһәрендә Ямашев ур., 6 адресы буенча урнашкан биш катлы торак йорт фатирында янгын чыкты. 
Янгынчыларны йорт яшәүчеләре каршы алдылар. Подъездда төтенләнү күзәтелде. Өченче подъезддан, янгын бүлекләре килеп җиткәнче, 15 кеше эвакуацияләнде.
Торак йортта яшәүчеләрдән сораштырып, алар күрше фатирда автоном янгын хәбәрчесенең эшләүләре турында сигнал ишеткәннәр, керү ишеген ватканнар һәм фатир хуҗасын аңын югалткан хәлдә тапканнар. Аны баскыч читлегенә алып чыкканнар.  
Менә шулай чираттагы тапкыр бәясе 200-300 сумнан артмаган прибор кеше гомерен саклап калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International