Торак фондта куркынычсызлык айлыгы кысаларында бүген Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел Буе районының йортта социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе вәкилләре һәм БИЯҖ ТРБ Казан бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә торак йортларны карап чыктылар.
Казан шәһәрендәге Мирный бистәсендә ялгыз яшәүче Александра Емельяновнага даими рәвештә аңа беркетелгән социаль хезмәткәр булып тора. Менә бүген дә профилактик тикшерү вакытында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән янгын очрагында ничек дөрес эшләргә кирәклеген белү өчен, социаль хезмәткәр пенсионер белән янәшә булды.
Автоном янгын хәбәрчеләрен ГТХМ хезмәткәрләре күршеләргә дә урнаштырырга киңәш иттеләр. Бер үк вакытта дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары торак йортны һәм мунчаны карап чыктылар һәм мунчадагы зур булмаган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирделәр.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мондый профилактик рейдларны даими рәвештә үткәрә, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү һәм үз торак йортларында һәм фатирларында янгын чыккан очракта, республикада инде берничә тапкыр кеше гомерен саклап калган автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә.