Күршеләр ишеткән янгын хәбәрчесе сигналы җитмеш яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә Менделеев урамындагы биш катлы торак йортның икенче катындагы фатирда янгын хәбәрчесе эшләде.
Янгынчылар фатирга тәрәзә аша үтеп керә һәм кухня плитәсендә ризык көюе ачыклана, фатирда төтен. Фатирдан 1945 елда туган хуҗабикәсе коткарыла, ул соңыннан исле газ белән агулану билгеләре белән РҮХнә хастаханәгә салына.
Автоном төтен янгын хәбәрчесе 2018 елда үз хисабына сатып алынган.
Янгын сакчылыгына шалтыратып, бу хәл турында күрше хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International