Янгын сигналы аркасында кеше гомере коткарылды

2020 елның 8 ноябре, якшәмбе

7 ноябрь төнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында янгын турында хәбәр килде. Горная урамы, 25 нче йорт буенча пландагы 10х5 метрлы бер катлы бүрәнә өй һәм ишегалды корылмалары янган. Янгынның гомуми мәйданы 55 кв. метр тәшкил итте.
Йортта ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен АПИ җиһазларының республика программасы буенча автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды. АПИ эшләү нәтиҗәсендә 61 яшьлек йорт хуҗасы вакытында йорттан чыгып китә алды.
Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International