Казанда элеккеге җитештерү предприятиесе бинасында янгын нәтиҗәсендә 5 кешенең мәетләре табылган

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь көнне Казан шәһәренең Адмиралтейская урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан ике катлы бинаның 2 нче катында янгын чыкты.

Янгын сүндерү барышында 5 һәлак булган ир-атның гәүдәләре табылды. 04.30 сәгатьтә ачык яну бетерелде. Мәйданы якынча 100 квадрат метр.

Янгынның сәбәбе һәм һәлак булу шартлары ачыклана.

58 кеше һәм 21 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ - 33 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International