Балаларыгызны Спасик белән таныштырыгыз!

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Заманча укучыларның ялын бөтендөнья пәрәвезе буйлап «йөрүдән» башка күз алдына да китереп булмый. Мондый вакытны үткәрү күңел ачу гына түгел, файда да китерсен өчен, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе балаларны «Спас-экстрим» порталы белән таныштырырга тәкъдим итә.

Сайт «Яңалыклар», «Яшь геройлар», «балалар иҗаты», «ашыгыч телефоннар», «ничек коткаручы булырга», «психологка мөрәҗәгать итү» һәм «ОБЖ» бүлекләрен үз эченә ала. Дәресләр сериясеннән торган соңгы бүлектә төрле министрлыклар һәм ведомстволар – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат урнаштырыла.

Сайтның төп герое Спасик белән балалар үзләрен коткаручылар ролендә сынап карый һәм төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында актуаль белем ала алачаклар.

Яшь килүчеләр төрле конкурсларда катнаша, мультфильмнар карый, китаплар, буклетлар һәм комикслар укый, Россия ГТХМ белгечләре төзегән кроссвордлар һәм табышмаклар чишә ала.

«Спас-экстрим» балалар сайтына рәхим итегез! http://spas-extreme.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International