Россия ГТХМ героик-патриотик диктант үткәрде

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтында, Россия ГТХМ территориаль идарәләренең башка сайтларында кебек үк, гадәттән тыш ведомствоның 30 еллыгына багышланган героик-патриотик диктант узды. 55 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
Сораулар янгын эшенең барлык этапларын колачлады һәм Россия ГТХМ эшчәнлеген популярлаштыруга һәм корпоратив мәдәниятне һәм белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. 
Россия ГТХМ хезмәткәрләре белән беррәттән диктантны теләгән һәркем яза алды. Һәм беренче 20 минут эчендә сораштыруга 20 меңнән артык керү теркәлгән, теләүчеләр күп булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Россия гадәттән тыш хәлләр Министры дипломы белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International