«Россия Коткаручылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы (Россия ГТХМ) оешуга 30 ел тулуга багышланган Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр фото-видео иҗат конкурсы уздыра.
Конкурсның тематикасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
«Безнең заман геройлары»;
«Минем куркынычсызлык дәресләре»;
«Мин коткаручы булыр идем!».
Конкурста катнашучылар өч яшь төркеменә бүленә:
1 кече төркем – 5-8 яшь;
2 урта төркем-9-14 яшь;
3 өлкән төркем – 15-19 яшь.
Эшләр 2020 елның 27 ноябрендә Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак ясау 2020 елның 28 ноябреннән 11 декабренә кадәр барачак. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 2020 елның 25 декабреннән дә соңга калмыйча Росспасның рәсми сайтында интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча рәсми бастырып чыгару юлы белән башкарылачак: http://ruor.org
Конкурслар нигезләмәсе белән танышырга һәм гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: http://contest.ruor.org
Конкурсның рәсми нәтиҗәләре Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча Росспасның рәсми сайтында урнаштырылачак: http://ruor.org