ГТХМ хезмәткәрләре Васильевода рейдлар үткәрә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Чираттагы планнан тыш рейдны Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары һәм 8 янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчелеге белән бергә үткәрделәр. Моннан тыш, эшлекле сәфәрдә бистәнең башкарма хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Уртак төркемнәр Васильево торак йортларын йөреп чыктылар. Шул ук вакытта алар белешмәлекләр тарату белән генә чикләнмәделәр, ә җирле халык белән игътибар белән һәм максатчан әңгәмә кордылар.

Профилактик әңгәмәләрдән тыш, рейдлар барышында ГТХМ хезмәткәрләре торак йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардылар. Янгынны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган бу арзанлы приборлар янгын вакытында кешеләрнең гомерен берничә тапкыр коткарган инде. Инспекторлар бистәдә яшәүчеләргә янгын хәбәрчеләре эш итү принцибын аңлаттылар һәм моның ни өчен кирәк булуын аңлаттылар.

 

Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International