Бүген 13.57 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарәсе Үзәге оператив-дежур сменасына Буа шәһәрендә шәхси мунчаның януы турында хәбәр килде.
Пушкин урамындагы торак йорт ишегалдында мунчаның януы турындагы хәбәр шаһиттан «112» телефоны буенча килде. ЭКБ-111 беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәсе килүгә ачык ут белән аерым торучы мунчада 3х3 метр планда ут яна.
13.59 сәгатьтә янган мунчаның алдында янгын сүндерүчеләр 1940 елгы өлкән яшьтәге ир-атның мәетен табып алалар. Янгын нәтиҗәсендә мунча тулысынча янды, 9 кв. м. янгынның сәбәбе ачыклана.
Янгын сүндерү өчен 21 кеше һәм 7 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ - 8 кеше һәм 2 берәмлек техника тартылган.