Профилактика: теория һәм практика

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Республикада балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. Бу елда укучылар өчен эпидемиологик хәл аркасында вакытыннан алда башланган озын каникуллардан соң, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә.

Бүген Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча Районара бүлек инспекторы Антон Сотов дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балаларга янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, шулай ук янгынга юл куймаска кирәклеге турында сөйләделәр. Материалны иң яхшы үзләштерү өчен өйдә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм мәктәптә янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында видеоролик күрсәтелде.

Соңыннан укытучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, һәм мәктәп бинасыннан эвакуация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International