Яшел Үзәндә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә профилактик рейдлар уза

2020 елның 18 сентябре, җомга

Республикада янгыннарда кешеләр үлеменең ешаюы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә профилактик рейдлар үткәрү өчен сәбәп булды. Янгыннарны кисәтү максатыннан Түбән Кама муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары 8 янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре белән бергә Карамалы Тау бистәсенең бакчачылык ширкәтләрендә рейдлар үткәрделәр. Өй хуҗалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды, ут белән эш итүдә сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр.

Гражданнарның иминлеге, барыннан да элек, хуҗалар аңына бәйле. Гади саклык турында истә тотарга, йорттагы электр үткәргечләрнең, җылыту приборларының, мичләрнең торышын тикшерергә кирәк. Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз. Карт туганнар турында кайгыртырга.

Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International