Авыл мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Әлмәт бүлекчәсе Азнакай участогы инструкторлары Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Азнакай районы урта мәктәпләре укучылары белән «куркынычсызлык дәресләре» үткәрделәр.

Урай һәм Тымытык авыллары укучыларына кунакка ТРО ВДПО белгечләре һәм янгын күзәтчелеге инспекторлары чиратлап килде. «ВДПО» инструкторы Зәкиева Р.А. янгыннарның төп сәбәпләре һәм «утлы стихия»таралуны булдырмау өчен нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге турында сөйләде. Азнакай МР буенча ОНД һәм ПР начальнигы Шәйхетдинов Б.А. янгын килеп чыкканда һәм гадәттән тыш хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә, шулай ук янгын белән капланган бинадан эвакуацияләү буенча төп кагыйдәләрне аңлатты. Бу дәресләр истәлеге итеп, укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшырак истә калдырсын өчен, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International