Казанда янгында 5 кеше коткарылган

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

2020 елның 30 августында Казанның Вахитов районында Идел елгасындагы Локомотив ярымутравында янгын чыга.

  Янгын турында хәбәр 2020 елның 30 августында 16 сәгать 26 минутта янгын-коткару корабыннан (Россия ГТХМ федераль янгынга каршы хезмәтенең 7 нче янгын-коткару отрядының аерым посты) килде. Кизү тору урыныннан 200 метр ераклыкта булган хәлләрне күреп, янгын-коткару корабы хезмәткәрләре коткару даирәләрен һәм янгын сүндергечләрне алып, «Казанка» мотолодкасында янган катерга таба кузгалдылар. Шулай ук янгын урынына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, ГИМС хезмәткәрләре дә җибәрелде.

Катерның борынында ике бала, шулай ук ике бала катерның үзендә булган, бер өлкән ир-ат ялкынны сүндерергә маташкан. Янгын урынына килеп, кешеләрне янгын сүндерү-коткару корабына эвакуацияләделәр, аннары янгын сүндерүчеләр өч ОУ-5 янгын сүндергеченнән өсләнгән пространствога (катер төбе белән агач настил арасындагы ара) һәм моторлы отсекка тапшырдылар. Катер милекчесе аңлатмасыннан күренгәнчә, ул балалар белән йөзүгә киткән һәм якынча 10 минуттан соң моторлы отсекта тавыш  ишеткән. Аннан соң ул моторлы отсекны ачып, эчендә ялкынны күргэн, су сибә башлаган, әмма яну  катерның өске өлешенэ кучкән.

 Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк. 2007 нче елгы һәм2016 нчы елгы  ике бала зыян күрде, госпитализацияләүгә балалар мохтаҗ түгел . 5 кеше коткарылган: 2007 елгы малай, 2009 елгы малай, 2013 елгы кыз, 2016 елгы малай, 1983 елгы ир-ат.  Янгын -төеннәрнең һәм механизмнарның техник төзек булмау аркасында килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International