11 август кичендә Казанда Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча урнашкан йорт подвалында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде.
2 нче зона эзләү-коткару отрядының коткаручылары, кирәкле водолаз җиһазларын алып, чакыру урынына килделәр. 2,5 метр биеклеккә су баскан подвалдан 1977 елда туган ир-атның гәүдәсе табыла. Бу хәлне хокук саклау органнары билгели.