Кукмара районында янгында 200 баш терлек коткарылган

2020 елның 14 августы, җомга

13.08.2020, 18.52 сәгатьтә Кукмара МР, Үрәсбаш авылы адресы буенча урнашкан фермадагы янгын турында хәбәр килде.
Янгын объекты: 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасы, бер катлы ферма бинасы, сыер абзарыннан һәм сөт блогыннан торган ферма бинасы, 70х20 метрлы сыер абзары, кирпеч диварлары. Биналарда эре мөгезле терлекләр төркемле бәйләү ысулы белән тотылды, ул малларны кирәк булганда тиз арада чыгарырга мөмкинлек бирә.
19 сәгать 35 минутта РТП янгынны бетерүне игълан итте.
Янгын нәтиҗәсендә 120 кв. м мәйданлы ферма бинасының түбәсенә зыян килгән.
Янгынның сәбәбе-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International