Яшел Үзән районара БИЯҖ бүлеге хезмәткәрләре Шәһәр яны лагерьларында балалар белән дәресләр үткәрә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Янгыннарны кисәтү һәм балаларның утта үлүенә юл куймау-шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында ел саен балалар белән дәресләр үткәрә торган Яшел Үзән районара БИЯҖ бүлеге хезмәткәрләренең максаты.
Чираттагы дәрес "Маяк" спорт комплексында узды. БИЯҖ хезмәткәрләре дзюдо белән шөгыльләнүче балалар белән кызыклы дәрес үткәрделәр. Башта балаларга җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык чаралары турында танып-белү видеоролигы күрсәтелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә кайберәүләр ут белән саксыз эш итүнең нәрсә белән куркыныч булуын үзләре аңлаттылар.  Дәрес ахырында барысына да матур белешмәлекләр тараттылар һәм гомуми фото ясадылар.
Яшел Үзән районара БИЯҖ бүлеге хезмәткәрләре балаларга иртә яшьтә нигез салына торган белемнәр һәм күнекмәләр аларга киләчәктә теләсә нинди экстремаль ситуациядә күңелсез нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәр, дип ышана. Ә бу, үз чиратында, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International