Практика вакытында мәктәп укучыларының укыту дәресе

31 июль 2020 ел., җомга

Үткәрелә торган «Куркынычсыз җәй» акциясе кысаларында Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов ТР Актаныш муниципаль районының «аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» персоналы һәм укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Профилактик чара барышында ГТХМ хезмәткәре көнкүрештә, урамда һәм учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде.  
Мәктәп яны территориясендә әңгәмә кысаларында мәктәп җитәкчелеге һәм персоналы арасыннан 5 кеше һәм 8 сыйныф укучыларыннан 20 кеше инструкцияләнде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча 25 белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International