27 июльдә 10.57 сәгатьтә Казанда Коротченко урамынын, 26 нчы йортында,адресы буенча файдаланылмый торган бинанын тубэсендэ янгын чыккан. Автомат көпшәле күтәрткеч буенча өченче каттан билгеле бер яшәү урыннары булмаган 2 хатын-кыз коткарылды. Алар медицина хезмэткэрлэренен ярдэменнэн баш тарттылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы Марат Гомәров хәбәр иткәнчә, 13.07 сәгатьтә барлык участоклар буенча ачык янгын бетерелгән. Зыян күрүчеләр юк.