18.07.2020 Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Ләке авылында ике катлы шәхси йортның түбәсе яну турында хәбәр килде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Ләке авыл җирлеге БИЯҖ ТРБ ирекле янгын сүндерү командасы 02 сәгать 37 минутта беренче булып килде.
Ирекле янгын сүндерүчеләрнең үз вакытында эшләүләре нәтиҗәсендә янгын алга таба таралмады һәм зур матди зыян китермәде.
Исегезгә төшерәбез, мобиль янгын посты Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Үзәк Советы тарафыннан агымдагы елның февралендә Ләке авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү командасына бушлай тапшырылды.