Республикада су стихиясенең чираттагы корбаны

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 10 июлендә 13.30 сәгатьтә Ютазы районының Исмәт авылы күлендә ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре һәм РҮХнең медиклары җибәрелде. Алар килеп җитүгә, мәрхүмнең мәетен танышлар алып чыгалар. 19 яшьлек егет Урыссу бистәсендә яши, күлдә әнисе һәм танышлары белән ял итә. Әнисе сүзләренә караганда, аек иде. Су коенырга китте дә, югалды. Һәлакәтнең шартлары аныклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International