Планнан тыш тикшерү вакытында янгынга каршы инструктаж

2020 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең "32 нче балалар бакчасы" муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең укытучылар составы белән янгын куркынычсызлыгы тематикасына әңгәмә үткәрелде.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Дмитрий Ванюков кешеләр күп була торган объектларда, торак фондта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук МЧС хезмәткәре янгын чыккан очракта объект персоналының эш тәртибе, беренчел янгын сүндерү чараларын куллану һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерлары турында искә төшерде.
Үткәрелгән янгынга каршы инструктаж барышында 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International