Гамәли эш күнекмәләрен камилләштерү максатларында ай саен расписание буенча янгын-строй һәм физик әзерлек, янгын сүндерү-техник кораллары һәм авария-коткару җайланмалары белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү буенча укулар үткәрелә.
Квартал саен дежур сменаларда янгын-строй һәм физик әзерлекнең мәҗбүри нормативлары буенча зачетлар кабул итү оештырыла. 2020 елның икенче кварталында зачетлар кабул итү кысаларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Чистай отрядының Югары Тегермәнлек авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре арасында бинаның өске катына күтәрү һәм мотопомпа ярдәмендә су алу буенча ярышлар уздырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча дежур сменалар арасында иң яхшы хезмәткәрләр билгеләнде.