Татарстанда җәмәгатьче коткаручылар рәтенә 103 кеше кушылды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда КСДИ үзәге янындагы мәйданда Республика сулыкларда коткару иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләрен укытуның соңгы этабы узды, алар практикада коткару чараларын кулланып суга баткан кешене коткару һәм аңа беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.

Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, мондый укуларны алар инде дүртенче ел рәттән үткәрәләр һәм укытылган иреклеләр саны арта бара. Узган ел 450гә якын кеше белем алган, бүген тагын 103 кеше, ягъни хәзер 500дән артык кеше инде коткаручы.

Узган имтиханнар нәтиҗәләре буенча ОСВОД коткаручылары матрос-коткаручы таныклыклары алды. Алар барысы да бушлай курсларда узды һәм тиздән ял итүче кешеләргә суда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен республика пляжларына юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International