Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Альберт Фәрит улы Тимерханов Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе” хезмәткәрләре алдында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында чыгыш ясады.
Социаль яклау органнарында исәптә торучы гаиләләр белән профилактик эш гадәттән тыш хәлләр министрлыгында мөһим контрольдә тора. Минзәлә районында социаль куркыныч хәлдә булган сигез гаилә бар.
Бүгенге көндә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 299 гаиләдә һәм 333 өлкән яшьтәге гражданнар йортында янгынга каршы датчиклар урнаштырылган.