Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарын карап чыктылар.
Рейд барышында алар өлкәннәр белән әңгәмә кордылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр, белешмәлекләр тараттылар. Моннан тыш, барлык теләүчеләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тәкъдим иттеләр. "Баш тартучылар" булмады. Күпчелек кешеләр бу файдалы датчиклар турында ишеткәннәр инде, аларның эш нәтиҗәлелеге турында беләләр һәм бары тик Башкарма комитет һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан түләүсез ярдәмгә генә шат.
Янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр административ штраф салына.