Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге һәм Яр Чаллы шәһәренең «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, битлекләр, антисептик чаралар һәм тематик белешмәлекләр белән коралланып, бакча җәмгыятьләренә һәм урман-парк зоналарына рейдлар үткәрәләр. Рейдлар барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга ачык утта коры-сары яндыру һәм азык әзерләүне тыю турында аңлаталар.
Әлеге чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә кертелде, аның нигезендә 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә.