Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәр хәрби чыкканнан соң, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын кисәтү максатларында дезинфекция чаралары процедурасын уза. Янгын сүндерүчеләр халыкның иминлеген тәэмин итеп, тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Бу көннәрдә янгын сүндерүчеләр тревога буенча чыгуларны күбрәк башкаралар. Язгы җылыну сәбәпле, көнкүреш янгыннарына һәм юл-транспорт һәлакәтләренә коры үләнне һәм чүп-чарны сүндерергә чыгу да өстәлә.
Чираттагы чыгудан әйләнеп кайткач, федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отрядының 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре сугыш киемен дезинфекцияләп эшкәртәләр. Янгын автомобиле шулай ук гаражга кергәнче махсус эремә белән эшкәртелә.
Исегезгә төшерәбез, илдәге эпидемиологик хәлгә карамастан, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре халыкның һәм икътисад объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үз эшчәнлеген дәвам итә. Вирус инфекцияләре таралуга юл куймас өчен, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар даими рәвештә дымлы җыештыру эшләре алып баралар. Шулай ук махсус техника дезинфекциясе оештырылган. Ишек кулларын, сүндергечләрне, поручняларны, перилны, элемтә өслекләрен һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләүгә аерым игътибар бирелә.
Хезмәткә чыкканда һәр хезмәткәрнең температурасын үлчи һәм сәламәтлек торышын контрольдә тота. Тән температурасы нормадан югарырак яки авыру билгеләре булган очракта, янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны медицина учреждениеләренә җибәрәләр.