Татарстан Республикасында «Коткару йолдызы» IV Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленең I этабы тәмамланды

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә «Коткару йолдызы» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты IV Бөтенроссия герой-патриотик фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Республика фестиваленең I этабы җиңүчеләрен оештыру комитетында 2020 елның 23-27 март көннәрендә билгеләнделәр.

«Коткару йолдызы» IV Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленең республика этабы номинацияләрендә җиңүчеләр алдагылар булдылар:

1.Рәсем конкурсы

I урын-Нәҗметдинова Элина Әнәс кызы (Әгерҗе шәһәренең 2 нче урта мәктәбе);

II урын-Насейкина Анна Олеговна (Чистай шәһәре «Балалар сәнгать мәктәбе» МБУ).

2.Әдәби иҗат бәйгесе

I урын-Дылевская Полина Алексеевна (Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицее);

II урын-Асадуллин Адис Аделевич (3 нче Васильево урта мәктәбе) Яшел Үзән муниципаль районы.

3.Музыкаль иҗат конкурсы

I урын - «Тургай» вокаль ансамбле (Актаныш 1 нче мәктәбе)

II - урын Баранова Катерина Александровна (Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясе «КЭТТИ» вокал студиясе)

4.Сәхнә иҗаты конкурсы

I-урын Яруллина Ралина һәм Сударкин Максим (Чистай шәһәре «Балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае» МБМУнең «Алкышлар» театр студиясе);

II урын-Тушева Эвелина Романовна (Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицее).

5.Хореография иҗаты конкурсы

I-урын Родионова Анастасия Константиновна (Казан шәһәре Совет районының 109 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы)

II урын – «Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» бию студиясе (Чистай шәһәре).

Татарстан балаларының иң яхшы иҗади эшләре 3 апрельгә кадәр Мәскәүдә 16 майда узачак «Коткару йолдызы» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленең II этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчелеге җиңүчеләребез һәм призерларыбыз республика данын бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы рәвештә ышаныч белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International