ГТХМ хезмәткәрләре ата-аналарга балаларны өйдә ялгыз калдырмаска һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә өндиләр

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстанда мәктәп каникуллары 19 марттан башланып, гадәттәгедән озаграк дәвам итү сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак секторда янгыннарны кисәтү буенча профилактик эшне көчәйтте. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары идарәче компанияләр вәкилләре белән очраша һәм гражданнар белән фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча аңлату эшләре алып барырга киңәш итә, ә өч балалары һәм инвалид балалары булган гаиләләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре датчикларны бушлай монтажлый. Шулай ук торакчыларны янгын чыккан очракта ут сүндергеч белән файдалану кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Шәхси торак секторда һәм күпфатирлы йортларда идарәче компанияләр белән берлектә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик чаралар үткәрә. Аерым алганда, алар тарафыннан күрсәтелгән тематикага белешмәлекләр таратыла.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ата-аналардан баланың имин өйдәге уку урынын оештыруга аерым игътибар бирүне сорый. Ата-аналарга балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, шул исәптән көнкүреш приборларын һәм компьютер техникасын куллану буенча әңгәмәләр үткәрергә кирәк.
Бала белән көнкүрештә төп куркынычларны тикшерегез һәм балигъ булмаганнарны ут белән шуклыклардан саклагыз, шырпы һәм зажигалка кереп булмаслык урынга алып китегез!
Янгын чыккан очракта «112» яки «101»телефоннарына шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International