Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 23 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-11 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек - 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, башка объектларда – 1. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДПО бүлекчәләре янгын сүндерүгә җәлеп ителмәде.
Эзләү-коткару бүлекчәләре тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се - башка эзләү-коткару эшләренә, блоктан төшерү - 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, коткару эшләренә – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә-19 тапкыр.
Судагы һәлакәтләр
2020 ел 12.03 05.59 (мск) Чистай шәһәре, Прость елгасы, дамба янында. «Хивус-6» һава мендәрендәге судноны кулланып ГТХМ коткаручылары үз куллары белән ясалган мотожайланмада боз астына киткән 1968 һәм 1967 елгы ир-атларны коткардылар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырдылар.
2020 ел 12.03 08: 45 (мск) Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янында Идел елгасын патрульлек иткәндә, «Хивус 10» ВСП кизү экипажы боз астына төшеп киткән 1967 елда туган ирне коткарып, аны ярга эвакуацияли. Зыян күрүче медицина ярдәменнән баш тарта.