Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен 1920 елның 27 маенда ТАССР турындагы Декретны имзалаудан башлап һәм хәзерге чорга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан тарихи документлар, фотографияләр, кинохроника фрагментлары, аудиоязмалар нигезендә ачык лекция үткәрделәр. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Ике йөздән артык хезмәткәр актлар залында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килү һәм үсеше тарихына экскурсия ясарга җыелдылар. 1920 елның 25 июне Татарстан АССР оешу көне дип саналуын тыңлаучыларның барысы да белмидер. Ә беренче бишьеллык еллар безнең республика өчен сәнәгатьнең зур темплар белән үсеше истә калды. 1923 елдан ТАССРда авыл хуҗалыгының төп тармаклары барлыкка килә башлый.
1937 елда Конституцияне кабул итү ТАССР үсеше тарихында мөһим даталарның берсе булып тора. Конституциясе кабул ителгәннән соң ТатҮБК бетерелә, республиканың яңа югары органы итеп ТАССР Югары Советы билгеләнә. Ә 5 елдан соң ТАССРның яңа конституциясе кабул ителә, бу республика вәкаләтләрен киңәйтә.
Хәрби чор бөтен ил өчен авыр һәм газаплы булган. Татарстан АССР да искәрмә түгел. Бөек Ватан сугышы елларында ир-атлар агрессорга аршы сугышу өчен мобилизацияләнә. Сугыш башланганда авыл хуҗалыгы техникасының күп өлеше армия ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тапшырыла. Экстремаль авыр хезмәт шартларына карамастан, Татарстан авыллары азык-төлек эшләп фронтка озаттылар. ТАССР территориясендә башта ук булган заводлары, шулай ук эвакуацияләнгәннәр дә, корал һәм хәрби техника эшләп чыгару өчен җитештерүне үзгәртеп корганнар. Хәрби продукцияне күпләп чыгара торган моторлар төзү һәм авиаприборлар төзү предприятиеләре эшләтеп җибәрелде.
Нефть, химия һәм энергетика сәнәгатенең барлыкка килүе һәм үсеше Татарстан АССРның үзендә тойган уңайлы икътисади факторлар булып тора. Республика шәһәрләре үсә. Халыкның тыгызлыгы һәм эшче сыйныфы арту белән яңа шәһәрләр һәм бистәләр төзү процессы башланды. Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск кебек шәһәрләр барлыкка килде һәм чәчәк атты.
Лекция ахырында Татарстан Республикасының 20 һәм 21 гасырдагы төп казанышларына кыскача тукталып үтелде. Республикабызның үткән һәм хәзергесенең өзелмәс бәйләнешен, заман атмосферасын тапшыручы иске кинохроника фоторәсемнәре һәм фрагментлары аеручы кызыксыну уятты.
ГТХМ сафларында яшь хезмәткәрләр күп, шуңа күрә бу лекция гомуми күзаллауларны киңәйтүгә һәм үз Ватаны турында белем туплауга тагын бер өлеш булды. Кеше үзенең үткәнен белмәсә, аның киләчәге юк бит.