2020 елның 11 мартында булган вакыйгалар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шулардан: ялган чакыруларга – 17 тапкыр,  башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек – 10 тапкыр, ашау-эчү көүгә -3 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда - 9, транспорт чаралары-1, эксплуатацияләнмәгән биналарда 1 янгын. 2 кеше зыян күргән . 8 кеше коткарылган.

   Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-1 янгын, ут төртүдән-4 янгын.

   ДПО   бүлекчәләре янгын сүндерүгә җәлеп ителмәде.

   ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару   бүлекчәләре тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се - башка эзләү-коткару эшләре, блокировкадан төшерү -3 тапкыр,  эзләү эшләренә – 1 тапкыр, коткару эшләренә- 3 тапкыр. Профилактика эшләренә-22 тапкыр.

  Янгыннар

 

2020 ел 11.03. 00.33  ( мск) Нурлат шәһәре, Карл Маркс урамы, 27 нче фатир.

 

Өч катлы күпфатирлы торак йортның икенче катындагы фатирда мебель яну. Янгын саклау хезмәткәрләре баскыч маршруты буенча төтенләнгән фатирдан битлекне  кулланып 1958 елда туган ир-атны коткардылар. Янгын мәйданы  10 кв. метр.  Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

2020 ел 11.03. 14.20 (мск) Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 21 нче йорт.

 

   Биш катлы күпфатирлы торак йортның дүртенче катындагы баскыч читлегендә электрощитның януы. Урынга килү белән янгын бүлекчәләрне өйдә яшәүчеләр каршы алдылар. Янгын урынында шундый хәл килеп чыкты: баскычтан 5 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнде. Подъездның 4-5 катлары төтенләнгән иде. Ярдәм сораучылар тәрәзәдән күренмәде. Йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, подъезддагы төтен зонасында 3 кеше калган.

   Газ-төтен яклаучылар звенолары ОП-10 ут сүндергечен кулланып, янган электрощитларын сүндерүгә керештеләр, шулай ук зыян күрүчеләр булуы ихтималы  һәм аларны эвакуацияләү өчен һәр фатирны карап чыктылар.

   Янгын сагы хезмәткәрләре бишенче каттан баскычтан  битлекләр ярдәмендә  3 кешене коткардылар: ике  2008 елгы кызны һәм 1958 елгы хатын-кызны. Яну продуктлары белән агулану билгеләре булган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырдылар, госпитализациядән ул баш тартты. Янгын мәйданы 1 кв. метр. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.

 

2020 ел 11.03. 19.39 (мск) Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Голубятников урамы, 11А йорт, фатир.

 

   Коридор тибындагы биш катлы күпфатирлы торак йортның бишенче катындагы фатирда мебель һәм әйберләр яну. Урынга килгән янгын сүендерүчеләр  нык төтен алынган фатирны разведка ясый. Янгын учагы зал бүлмәсендә иде.

   19 сәгать 59 минутта ачык яну бетерелгән.

   Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләр битлекләрне кулланып 5 кат баскычыннан  4 кешене, шул исәптән 1  2007 елда туган баланы коткардылар.

   Янгын мәйданы 18 кв. метр. Янгынның башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

 

    Судагы һәлакәтләр

 

2020 ел 11.03 09.42 (мск) Казан шәһәре, Вахитов районы, Казансу елгасы, Ленин дамбасы янында.

 

   Коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары, «Славир-9У» һава мендәрендәге судноны кулланып, елгага яр буйлап йөргәндә егылып төшкән  1962 елда туган хатын-кызны коткардылар. Вакытлыча коткару посты коткаручылары зыян күрүчене судан тартып чыгаралар, судно бортына күтәрәләр һәм ГИМС Үзәгенә китерәләр, анда аны җылыталар һәм кайнар чәй эчерәләр. Шуннан соң хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

 

2020 ел 11.03 13.40 (мск) Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Казансу елгасы, «Ак Барс Арена»стадионы янында.

 

   ГТХМ коткаручылары «Славир-9У» һава мендәрендәге судноны кулланып, чаңгыда йөрү вакытында боз астына киткән 958 елда туган ир-атны һәм аңа ярдәмгә килгән ирне коткардылар. Шуннан соң ирне ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

 

2020 ел 12.03 05.47 (мск) Чистай шәһәре янында (дамба янында) Прости елгасы.

 

   ГИМС хезмәткәрләре 3 нче ЗПСО коткаручылары белән бергә «Хивус-6» һава мендәрендәге суднода мотоциклда боз астына баткан 1968 елгы һәм 1967 елгы ике балыкчыны коткардылар. Коткарганнарны ярга алып барып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International