Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне: Чаллы укучылары янгын сүндерүчеләрнең экипировкасын киеп карадылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Яр Чаллының 54- нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә берьюлы ике юбилей көне кысаларында   ачык ишекләр көне узды: быел Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 30 ел тула һәм 25 ел элек Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелде. Мондый чараны 1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә туры китереп, Чаллы янгын сүндерүчеләре Яр Чаллы «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте»бүлекчәсе белгечләре белән бергә үткәрделәр.

      77-нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен янгын саклау музее буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Бина күргәннәре турында җанлы фикер алышкан балаларның күңелле тавышына күмелде.

    - Балалар төрле техника белән таныштылар һәм янгын сүндерүчеләр һөнәре , аларга нинди авырлыклар белән очрашырга,  кыю булырга туры килә  - шулар турында  сөйләүне тыңладылар - дип хәбәр итте 72 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев. – Алар зур кызыксыну белән янгын машинасын  карап чыктылар, аның кабинасында утырдылар.

     Янгын сүндерүче-коткаручы Айрат Исмәгыйлев балаларга  хәрби  амуницияны: ут яклаучы шлем-каскалар, кием, йөз саклау щитогын киеп карарга, янгынны сүндергәндә һәм кешеләрне коткарганда кулланыла торган аппаратларны үрнәк итеп күрсәтергә ярдәм итте.

   Моменттан файдаланып, яшь чаллылыларга  ни өчен «шырпы - балаларга уенчык түгел» икәнен аңлаттылар, ут белән уен бик куркыныч һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар һәм ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерделәр.

     Мондый танып-белү чаралары Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында традициягә әйләнде. Алар бик мөһим һәм  янгын сүндерү хезмәте белән таныштыру гына түгел, ә  героик һөнәр вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелә

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International