"Торак-2020" операциясе кысаларында Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, тиешле профилактик эш оештырдылар.
Мондый чараларның төп максаты-халыкка янгын куркынычсызлыгы һәм ут белән эш итүдә элементар Саклык таләпләрен үтәү турында искәртү. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ведомствоара учетта торучы гражданнарның торак йортларында янгын чыгу куркынычы - ут белән саксыз эш итү, газ, электр җиһазларын һәм мич ягып җылыту җайланмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Нәкъ менә шуңа күрә йортларда яшәүчеләргә янгын күзәтчелеге хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү турында искә төшерде.
Профилактика эше кысаларында шулай ук күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннарында да булдылар. Үткәрелгән консультация әңгәмәсеннән соң, халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды.