Республикада пиротехника сата торган сәүдә нокталарына тикшерүләр башланды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрүгә кереште.

Исегезгә төшерәбез, пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм сату кагыйдәләрен бозу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

2018-2019 елларда Яңа ел бәйрәмнәрендә республика территориясендә пиротехник эшләнмәләрне куллану нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул исәптән 2 бала.

Махсус янгынга каршы режим шартларында эшләнгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу (РФ КоАП 20.4 ст. 2 ө.) административ штраф салуны күздә тота:

- гражданнарга ике мең сумнан дүрт мең сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга-унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр;

- юридик затларга-дүрт йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International