Бүген Алексеевск районында Кама елгасында коткаручылар боз астына киткән балыкчыларны эвакуацияләделәр

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Кама елгасында ярдан бәлагә тарыган кешеләрдән хәбәр «112» ашыгыч чакырулар хезмәтенә 9 декабрьдә 7.45 сәгатьтә килде.

Урынга №3 ЗЭКО коткаручылары «Хивус-6» СПП, Алексеевск районының оператив төркеме һәм Алексеевск РҮХнең медиклары чыктылар. Килгәч, бер балыкчының үзе чыгуы билгеле булды, икенче зыян күргән кешегә шаһитлар чыгарга булышты. Әмма ир-атлар көчсезләнеп нәзек бозда (нибары 5 см) ярга чыгарга курыкканнар. Коткаручылар ике зыян күргән кешене ярга алып килеп, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар. Ике ир-ат та Алексеевск РҮХнең кабул итү бүлмәсенә китерелде. Госпитализация кирәк булмады.

Кама елгасының әлеге участогында бозның максималь калынлыгы нибары 5 см, шуңа күрә бозга чыгу тыела һәм гомер өчен куркыныч.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Көндезге һәм төнге температура тирбәлгән чорда бозга чыгу бик куркыныч. Әмма күп кенә кешеләр саклык чараларын санга сукмый һәм нык булмаган бозга чыга, шуның белән гомерләрен куркыныч астына куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International