Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен янгын куркынычсызлыгын буенча дәрес

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Юлбат" балалар бакчасы нда янгын куркынычсызлыгы көнен Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин үткәрде.

"Ут-дус та, дошман да» дигән темага дәрес әңгәмә барышында узды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларга янгын чыккан очракта, нигә шырпы белән уйнарга ярамый, дигән сораулар бирде. Барлык төркем балалары белән сөйләшкәннән соң, Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы өлкәннәргә күчте.

Объект персоналына Айнур Галимуллин көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, янгын килеп чыккан очракта гамәлләр тәртибен, шулай ук беренчел янгын сүндерү чаралары һәм автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыруның нәтиҗәлелеге турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International