Рөстәм Миңнеханов Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинга Почет ордены тапшырды 

2019 елның 19 октябре, шимбә

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән хезмәт эшчәнлегендәге югары шәхси күрсәткечләре өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Мактау ордены белән бүләкләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләген тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International