15.04.2019 елдан 63-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" гы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан кече суднолар реестрында теркәлгән теләсә кайсы кече судно салым алу объекты булып торачак.
Двигателе 10 ат көченә кадәр булган кече судно хуҗаларына «кече суднолар реестрыннан төшереп калдырырга теләүче Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 23.04.2012 ел, № 36-ФЗ Федераль закон үз көченә кергәнче теркәлгән, кече суднолар реестрыннан судноны теркәү урыны буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча КСДИ Үзәге бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, кече үлчәмле судноны исәптән төшерү бары тик теркәлү урыны буенча гына башкарыла. Кече судноны исәптән төшергән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.
Кирәкле документлар:
судно билеты,
паспорт,
паспорт күчермәсе (беренче бит һәм яшәү урыны бите),
гариза (урында тутырыла).
Гариза биргәннән соң 3 эш көне эчендә судно исәптән төшереләчәк.
Кече судноларны исәпкә алу һәм төшерү белән шөгыльләнүче бүлекчәләрнең адреслары турында мәгълүмат.