Яшел Үзән янгын саклау музеена ел саен меңнән артык мәктәп укучысы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, югары уку йортлары студентлары йөри. Чираттагы визит белән Яшел Үзән янгынчыларына Раифаның ябык типтагы 1 нче махсус һөнәри училищесы укучылары килде.
Алар өчен янгын саклау музеена экскурсияләр ел саен оештырыла. Бу юлы чыгарылыш сыйныф укучылары килде, аларга тиздән булачак һөнәр сайларга туры киләчәк.
Балалар янгын автоматикасы белән таныштылар, реаль янгын урыннарыннан предметларны күрделәр, хәрби экипировка, заманча янгын сүндерүчеләрнең техник җиһазланышы турында белделәр, Яшел Үзән янгын саклау тарихы турында фильм карадылар.
Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте