Казанда төнге янгында дүрт зыян күрүче коткарылды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

15 августта 02.40 «Россия ТР ГТХМ БИ КХИҮ»нә 112 системасы буенча Казан ш., Космонавтлар ур., 28 адресы буенча күпфатирлы биш катлы торак йортта фатир януы турында хәбәр килде.

Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары №1 янгын рангы буенча чыктылар.

Оператив мәгълүмат буенча янгын нәтиҗәсендә барлыгы 4 кеше коткарылган һәм зыян күргән, шулардан бер бала (2008 елгы малай, 1932 елгы хатын-кыз, 1977 елгы ир-ат, 1978 елгы хатын-кыз).

Зыян күрүчеләрнең өлкәннәре 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә "яну продуктлары белән агулану" башлангыч диагнозы белән урнаштырылдылар.

Бала авыр дәрәҗәдәге халәттә балалар шәһәр клиник хастаханәсенә китерелгән, анда табиблар 03 сәгать 45 минутта, кызганычка каршы, 2008 елда туган малайның үлемен билгеләделәр.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Якынча сәбәбе-электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (электр җылыткычның авария режимы булырга мөмкин).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International