Автоном янгын белдерүчеләр торак йортны тулысынча янып бутүдән коткардылар

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 13 апрелендә 12 сәгать 10 минутта Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Чүри-Бурыш авылында торак йортта янгын чыгу турында телефон аша хәбәр килде.

Җиһазлар тоташтырылган озынайткыч мондый электр җиһазлар тоташтыру өчен билгеләнмәгәнгә күрә, ток үткәргече кызган, изоляцияләре януына китергән.

Төтенгә автоном янгын белдерүчеләре кабынды, тавыш сигналын урам буйлап узган күршеләре ишетте һәм янгын сүндерүчеләрне чакыртты.

Йорт төзек янгын белдерүчеләре белән җиһазландырылганга һәм туклану элементлары үз вакытында алмаштырылганга күрә, алар бәла турында хәбәр иттеләр. Янгын бүлекләре оператив килеп җиттеләр, шуңа күрә зур матди югалтуларны булдырмый калуга ирештеләр. Югыйсә, ут бөтен йортны юкка чыгара, зыян күрүчеләр да була алыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International