Статья 11.8. РФ КоАП «Судноларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шулай ук йөртү хокукы булмаган затның судно йөртүе» (29.12.2017, № 452-ФЗ Федераль закон ред.):
1. Техник карау (таныклау) узмаган яки борт номерлары яки билгеләмәләре булмаган, яки тиешле рөхсәттән башка үзгәртелгән яки пассажирлар йөртү нормалары, район буенча чикләүләр һәм йөзү шартлары бозылган судно йөртү (шул исәптән дәүләт теркәвенә алынырга тиеш булган), әлеге статьяның 3 нче өлешендә каралган очраклардан тыш, -
биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Исегезгә төшерәбез, 2.2 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 15 нче октябрендәге 562 номерлы карары белән расланган (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 15 нче октябрендәге 562 номерлы карары белән расланган) Татарстан Республикасында кече судноларда йөзү навигация ачылганнан соң, аның ябылуына кадәр, ә судоходлы блмаганнарга - эрү сулары төшүеннән боз катуга кадәр рөхсәт ителә.