Казанда эш визиты кысаларында Александр Чуприян WorldSkills-2019 45нче дөнья чемпионатын уздыру объектларын карады
2019 елның 21-25 гыйнварында Казанда дөнья чемпионатына (Competition Preparation Week 2019 – CPW2019) әзерлек атналыгы узачак. 24 гыйнварда Казанга эш визиты белән Россия ГТХМ министрының беренче урынбасары эчке хезмәт генерал-полковнигы Александр Петрович Чуприян килде. Worldskills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру объектларын карап чыкты. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак.
Дөньяның 70 иленнән 47 меңнән артык катнашучы, эксперт һәм рәсми затлар 50 компетенция буенча ярышларда катнашачак. 1300 кешедән торган конкурсантлар һәм экспертлар гомуми сыйдырышлылыгы 14 мең кеше булган Универсиада Авылында яшәячәк. Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында узачак. Ул «Казан» халыкара аэропорты белән янәшә урнашкан.
«Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгенең стационар һәм вакытлы павильоннарының гомуми мәйданы 160 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Кунаклар һәм катнашучылар саны 250 меңнән артык булыр дип көтелә. Бина Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән билгеләнгән тәртиптә эшләнгән һәм килешенгән «махсус техник шартлар» буенча проектланды һәм төзелде. Биналар комплексына төп бина һәм вакытлы корылмалар керә. Бинаның функциональ янгын куркынычын исәпкә алып, бина 5 янгын блегенә бүленгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында бина автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган.
Аннары Александр Чуприян Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелек составы белән киңәшмә үткәрде. Анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Ирек Илгиз улы Кадамовның "WorldSkills -2019" иминлеген тәэмин итүгә көч һәм чараларның әзерлеге, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Сергей Валентинович Сергеевның күзәтү чараларын үткәрү турында докладларын тыңлады.
ХӘБӘР:
WorldSkills - 25 яшькә кадәрге яшь белгечләр үз белгечлекләрендә иң яхшы мастер исеме өчен көрәшә торган Бөтендөнья эшче һөнәрләр конкурсы. Чемпионат WorldSkills International (WSI) – халыкара оешма эгидасы астында уздырыла, аның максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү.
Казан, 2015 елның 10 августында Сан-Паулуда (Бразилия) WSI Генераль Ассамблеясенең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды. Татарстан башкаласы Франциянең Парижын һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрен узып, әлеге хокукка лаек булды.