Татарстанда бәйрәм вакытында коенучыларның иминлеген йөзләгән ГТХМ һәм башка Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасы хезмәткәрләре тәэмин итә

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Бүген православие динен тотучылар Крещение Господне зур чиркәү бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне илнең күп кенә төбәкләрендә бәкеләр янында коенырга теләүчеләр җыела. Республиканың 37 муниципаль берәмлегендә Крещение Господня бәйрәмен үткәрү чорында 123 коену урыны оештырылган, шуларның 41е елгаларда урнашкан; 42 урыны күлләрдә һәм буаларда; 40 бәке чишмәләрдә (0,5 метрдан 1,5 метрга кадәр тирәнлектә). Катнашучылар саны-27 меңнән артык кеше. Коенучылар иминлеген тәэмин итү өчен барлыгы ГТХМ, ЭЭМ, Сәламәтлек саклау министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр, 951 кеше җәлеп ителгән, 255 берәмлек техника кулланылган.

19 гыйнварда 16.00 сәгатькә 85 коену урынының 64ендә бәйрәм төгәлләнде. Барлыгы 25548 кеше исәпләнде, шул исәптән 10493 кеше коенуда катнашты.

Яшел Үзән муниципаль районында быел бәйрәм чаралары 14 урында уза, шуларның җидесендә коену өчен махсус җиһазландырылган урыннар – Раифа Монастыренда, Ильинка авылында, Васильево, Осиново бистәләрендә, Свияжск утравында, Яшел Үзән шәһәренең «Бригантина» яхт-клубы янында.

Р. Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International