«Торак» сезонлы операциясе кысаларында Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Югары Ослан муниципаль районының Канаш һәм Олы Мәми авыл җирлекләренең торак йортларын карап чыктылар. Халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, алар барышында янгын белән саксыз эш итүнең нәтиҗәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулары турында шәхси секторда яшәүчеләргә җентекләп сөйләделәр.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасында 137 янгын булган, аларда 6 кеше һәлак булган, 13 кеше имгәнгән.
Күпчелек янгыннарның сәбәпләре - электр үткәргечендә төзек булмау, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.
Кагыйдә буларак, профилактик эшләр үткәргәндә өлкән яшьтәге кешеләргә, имин булмаган гражданнарга һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Рейд барышында янгын күзәтчелеге инспекторлары халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта гамәлләр алгоритмы белән белешмәлекләр тараттылар.
Магнитогорск һәм Шахты торак йортларда газ шартлау белән бәйле соңгы фаҗигале вакыйгалар күз алдында Югары Ослан муниципаль районы буенча ОНД һәм ПР өлкән инспекторы Ленар Мәрдегалимов газ приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвен искә төшерде. Газ приборларын кулланган вакытта тыела:
- төзек булмаган газ приборларыннан файдаланырга;
- аларны, җитештерүче завод күрсәтмәсе нигезендә тәүлек буе эшли торган газ приборларыннан тыш, караучысыз калдырырга;
- горизонталь буенча көнкүреш газ приборларыннан 0,2 метр һәм вертикаль буенча 0,7 метрдан да ким аралыкта (күрсәтелгән әйберләрне һәм материалларны көнкүреш газ приборларына урнаштырганда) мебель һәм башка янучан әйберләр һәм материаллар билгеләргә (урнаштырырга).
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
"Хөрмәтле республика халкы! Исегездә тотыгыз, сезнең уяулыктан, гамәл кылудан һәм гамәлсезлектән, сезнең һәм якыннарыгызның тормышы куркыныч астында булырга мөмкин!».