Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 223 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 53 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 128 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, машинада – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 11 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча– 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.
13.05.2018 ел 00.32 Кайбыч МР, Ябалак авылы, Заречная урамы, йорт
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 100 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1971 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
13.05.2018 ел 09.33 Казан шәһәре, Совет районы, Кызыл Позиция урамы, 9а йорты, фатир.
Биш катлы күпфатирлы йортта дүртенче каттагы фатирда җиһаз һәм әйберләр янды. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1996 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
13.05.2018 ел 19.04 Казан шәһәре, Идел буе районы, Юлиус Фучик урамы, 105а йорты.
Ике катлы бинаның түбәсе янды. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 60 кеше үзләре эвакуацияләнде. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96