Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 12 мае, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  136 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 44 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр,  кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, каралтыда һәм бакча участокларында – 3 янгын, гаражда – 3 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 янгын, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 7 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.

11.05.2018 ел 06.40 Лениногорск МР,  Федотовка авылы, Совет урамы, 15 йорт, фатир.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты.  Мәйданы 50 кв.м. Әлеге фатир автоном янгын белдерүче җайланмасы белән җиһазланган булган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йортның торучылары 8 баланы коткарды. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International